Төрле дәүләт программаларында катнашучылар Бәхетле сертификатларга ия булдылар. Алар арасында яшь гаиләләр, авыл яшьләре, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бар.
– Яңа фатирларда шатлык һәм иминлек телибез, - диде Марсель Зөфәр улы, ачкычларны тапшырганда. Ул шулай ук торак программалары, аларда актив катнашуы турында сөйләде.
Әлеге шатлыклы вакыйгада катнашучылар бирегә гаиләләре белән килгән, алар район җитәкчеләренә, ил, республика Президентына рәхмәт белдерделәр.
Азнакай-төрле категория гражданнар өчен торак шартларын яхшыртуга иң күп сертификатлар алучы районнарның берсе. Сүз дә юк, бу район җитәкчелегенең, башкарма комитетның торак бүлү һәм исәпкә алу бүлегенең җайга салынган, нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә ирешелә. Ел башыннан 21 гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Бүлек җитәкчесе Ләйсән Шәрипова чираттагылар белән тыгыз элемтәдә тора, аларның барлык мәсьәләләрен дә игътибар үзәгендә тота.
Берничә гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алды. 35 яшькә кадәрге ир белән хатын арасындагы бер генә гаилә өчен каралган ташламалар, һичшиксез, аларга дәүләттән зур ярдәм булып хезмәт итә.
- Без яшьләр программасы ярдәмендә сертификат алдык, - диләр Екатерина һәм Дамир Шәеховлар. - Торакка бик мохтаҗ идек. Яшь гаиләләргә ярдәм итүләре өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Районда ял итү, спорт белән шөгыльләнү, балаларны тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Узган ел дәүләт программалары нигезендә районның 78 гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Мондый шатлыклы чаралар быел да дәвам итәчәк.
Яшь гаиләләргә торак бирү.