Иртәнге зарядка сәламәтлек өчен файдалы

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оештырыла. Бу бәйрәм оешмага нигез салынганнан соң ике ел узгач барлыкка килде һәм инде күп еллар уңышлы гына үткәрелә.

Бүген Азнакай муниципаль районының Мәдәни үзәгендә оешманың хезмәткәрләре белән “Иртәнге зарядка – сәламәтлек нигезе” дигән спорт сәгате үткәрелде. Физик күнегүләрне үтәү сәламәтлекне, иммунитетны ныгытуга, эшкә сәләтлелекне арттыруга, киеренкелекне киметүгә ярдәм итә.

Без, файдалы, мөһим һәм күңелле бәйрәм уңаеннан, җир шарындагы барлык кешеләргә ныклы сәламәтлек, тормыш көче, энтузиазм, елмаю һәм күтәренке кәеф телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International