Азнакай шәһәренең 5 нче “Солнышко” балалар бакчасында 2 апрель көнне “Карга боткасы” бик күңелле үтте. Бәйрәмдә балалар кошлар турында, яз турында матур шигерьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар. Балар яңадан бакча ишегалдында “карга боткасы ашадылар”. Татар халкының шушындый матур йолаларын буыннан буынга тапшыра алсак бик шат булыр идек.
Безгә кунакта Ык буе территориаль идарэсе белгече Вәлиева Эльза Хәниф кызы килде. Ул безгә табигатьне, кошларны саклау, яклау кирәклеге турында сөйләде. Табигатьне саклау һәркемнең бурычы ул дип аңлатма бирде. Шундый матур бәйрәмнәр киләчәктә дә үткәрелер дип ышанып калам диде.