Азнакай район дәүләт ветеринария берләшмәсе халыкка Азнакай районы авыл җирлекләрендә аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау буенча планлы чаралар үткәрелүе турында хәбәр итә. Халыкта асралучы мал - туар Себер язвасы, эмкар, нодуляр дерматитка каршы вакциналаштырыла һәм бруцеллез, лейкоз, туберкулез авыруларына тикшерелә. Шулай ук авыл җирлегендәге эт –песиләргә котыру чиренә каршы прививкалар да ясала.
Малдан кешегә күчә торган һәм кеше саләмәтлегенә зыян китерүче, куркыныч авыруларның берсе булып бруцеллез тора.