Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу профилактикасы

2021 елның 9 апреле, җомга

Агымдагы елда республика территориясендә автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 40 кеше яраланган.
Шулай итеп, 19 гыйнварда Түбән Кама шәһәрендә Нефаз автобусы йөртүчесе 1952 елда туган, көйләнми торган җәяүлеләр кичү юлы буенча юл кичкән хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, хатын һәлакәт урынында үлә.
Ел башыннан алып Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәтенә көндәлек күзәтчелек һәм пассажирлар йөртүне контрольдә тоту буенча максатчан чаралар үткәрү барышында 8 меңнән артык автобус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуына чик куелды, шул исәптән 1159ы-техник яктан төзек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, 7се-транспорт белән идарә итү хокукы булмаган һәм 1се-исерек хәлдә идарә иткән өчен.
Автобус йөртүчеләр тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау максатыннан, 2021 елның 8 апреленнән 15 апреленә кадәр «Автобус»профилактик чарасы үткәрелә. Чара кысаларында Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе вәкилләрен җәлеп итеп, пассажирлар транспортына тоташ тикшерүләр оештырылды. Автобусларның техник торышына, машина йөртүчеләрнең куелган таләпләргә туры килүенә, шулай ук вазыйфаи затларның машина йөртүчеләргә медицина тикшерүе уздыру һәм автобусларның техник торышына рейс алды контроле үткәрү таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International