«Азнакайнефть» идарәсе обьектларында янгынга каршы торучанлыкка карата рейдларга йомгак ясалу бара.

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Азнакай нефтьчеләре көн саен нефть һәм газ табу һәм әзерләү буенча янгын куркынычы булган җитештерү объектларында электр белән эретеп ябыштыру һәм газ аппаратурасы кулланып дүрт дистәгә якын төрле эш башкара. Мондый эшләр зур янгын куркынычы тудыра, шуңа күрә янгынга каршы таләпләрнең тайпылышсыз үтәлешен контрольдә тоту 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең профилактика бүлеге белән берлектә үткәрелә торган рейдларның төп максаты булып тора. Бигрәк тә төрле технологик җиһазлар белән баетылган резервуар парклар кебек зур һәм катлаулы производстволарда мондый рейдлар мөһим, анда теләсә кайсы янгын катастрофик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Быел максатчан тикшерүләр язгы чорда үткәрелә, ул вакытта нефть объектларының янгын куркынычы табигый янаулар белән көчәелә. Корыган үлән янгыннары аеруча борчый-җитештерү объектларына мөмкин булган зыянны булдырмый калу өчен, бик сак булырга туры килә.

Янгын-коткару бүлеге инженеры Айгөл Сәйфуллина, инспекторлар Чулпан Шакирҗанова һәм Эльвира Сәлимҗанова хәзерге вакытта технологик җайланмаларга капиталь ремонт ясала торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, электр белән эретеп ябыштыру һәм газ аппаратурасы кулланып тогэл эшләүләре  буенча тикшерүләр үткәрделәр. Бу объектлар янгын инспекторлары тарафыннан җитди игътибар астында, бернинди гадәттән тыш хәлләргә юл куярга ярамый. Бүгенге икътисадый хәлнең катлаулы шартларында аварияләрсез җитештерү процессын саклап калу бик мөһим. Янгын сүндерүчеләр дә, нефтьчеләр дә моны аңлый.

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International