24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре бу көннәрдә нефть-газ чыгару идарәсе бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә «Су чыганагы» янгын-профилактик операциясе үткәрәләр. Операция кысаларында, профилактик рейдлар барышында «Азнакайнефть» идарәсе территориясендә булган барлык су чыганакларының әзерлеге янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларының төзеклеге тикшерелә.
Яз җитү белән янгын су чыганакларының эшкә яраклыгы буенча куллануга әзерлеге аеруча актуаль. Температураның күтәрелүе янгын куркынычы дәрәҗәсе артуына китерә. Республика территориясендә 16 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Кар эреп бету белэн, һәм тотрыклы яшел үлэн барлыкка килгәнче, узган елдан калган корыган үлән катламы яну куркынычы бар. Язгы чорда урман массивлары гына түгел, янгын куркынычы булган нефть сәнәгать объектлары да янарга мөмкин. Янгын куркынычы янаган сезонга, янгын сүндерүчеләрнең өзлексез эшенә ышанычны арттыру, әзерләнү - бүгенге көндә Азнакай янгын сүндерүчеләренең төп бурычы.
24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте