2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме турында БЕЛЕШМӘЛЕК

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме турында

БЕЛЕШМӘЛЕК

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы,  2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) аена 12 792 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 статьялары нигезендә тулысынча эш вакыты нормасын эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакы (өстәп түләүләр, премияләр һ.б.кертеп) билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан (МРОТ) ким була алмый.

Шунлыктан, әгәр эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләгән

хезмәткәрләрнең айлык эш хакы  минималь хезмәт хакының (МРОТ) билгеләнгән күләменә (аена 12 792 сум) җитмәсә, эш бирүчеләргә аны күрсәтелгән күләмгә җиткерүне тәэмин итәргә кирәк

Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткәрләр, эш вакытының айлык нормасын (хезмәт бурычларын үтәү) тулысынча үтәгән очракта, аларга исәпләнгән хезмәт хакы билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булган очракта, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый җавап чаралары күрү максатында, Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International