Хәрби җәелдерү-янгын сүндерү эшендә «сәнгатьнең» үзенчәлекле төре

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

28 апрель көнне, Россия янгыннан саклау һүм коткаручылар көне уңаеннан, Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышыннан янгын-коткару бүлекләренең вәкилләре Әлмәткә җыелды. Биредә «Татнефть» оешмасы объектларын янгыннардан саклау буенча торган бүлекчәләр арасында көчләрне һәм чараларны хәрби җәелдерү буенча  үзара ярышлар узды.

Хәрби җәелдерү-янгын сүндерү эшендә «сәнгатьнең» үзенчәлекле төре. Теләсә кайсы чынбарлык  янгын булган вакытта янгын сүндерү җиһазларын һәм коралларын янгын сүндерүгә әзерләүдән һәм кулланудан турыдан-туры янгынга каршы көрәшнең нәтиҗәсе тора, шуңа күрә биредә махсус осталык кирәк.

Бу күнекмәләргә һәм осталыкка кем камил икәнен, өйрәнү-күнекмәләр полигонында ачыкланды, анда 14 янгын сүндерү бүлекчәсе иң яхшысы дип атау хокукы өчен көрәшкә керде. Әлеге  ярышларда Азнакай шәһәре 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре намус белән чыгыш ясады. Әлмәтнең янгын сүндерү бүлеге көндәшләреннән генә калышып, 24 янгын сүндерү-коткару бүлеге командирлары Ганиев Рөстәм, Мирмиев Равил, янгын сүндерүче Марданшин Флорит һәм Иванов Максимдан торган команда 3 нче урынны яулады. Булачак ярышлар алдыннан бүлекчә командиры Рафаэль Фарукшин җитәкчелегендә үткәрелгән ныклы тренировкалар менә дигән нәтиҗә бирде.

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International