«Халык контроле» («Народный контроль») ТР ГИС турында

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Республикада гражданнар өчен рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакын рәсми булмаган түләү фактлары турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән (алга таба - «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы) хәбәр итү мөмкинлеге оештырылды.

Әлеге чара кулланучылардан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына керүче күрсәтелгән мөрәҗәгатьләр буенча хезмәткәрләргә билгеләнгән тәртиптә хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәүче һәм хезмәткәрләргә “соры” хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата йогынты ясау чараларын күрергә мөмкинлек бирә.

Шул максаттан ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 30 апрелендәге 308 номерлы "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге кысаларында гражданнарның, дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм җирле үзидарә органнарының электрон хезмәттәшлеге турында" 2012 елның 10 августындагы 676 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында" карары кабул ителде. Анда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге кысаларында гражданнарның "соры" хезмәт базары юнәлеше буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр бирүне оештыру каралган:

- «хезмәткә түләүнең яшерен рәвешләре» (хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакын (тулысынча яисә өлешчә) түләүче эш бирүчеләр турында хәбәрләр бастырып чыгарыла);

- «хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү» (хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен тиешле тәртиптә рәсмиләштерми торган эш бирүчеләр турында хәбәрләр бастырыла).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International