Мәктәп укучылары белән дуслык һәм татулык дәресе

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

19 май көнне Азнакай шәһәренең 7 нче урта мәктәбе укучылары белән чираттагы дуслык һәм татулык дәресе узды. «Мәдәни үзәк» белгечләре балаларга Азнакай шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты, Азнакай районының милли-мәдәни мохтариятләре эшчәнлеге, үткәрелә торган милли бәйрәмнәр һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияле үстерүгә ярдәм итүче чаралар, гаиләдә һәм көнкүрештә халык традицияләре турында сөйләделәр.

Укучылар Азнакай шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты эше турында видеоролик карадылар, бик күп файдалы мәгълүмат белделәр. Чара ахырында балаларга дус булырга, башка милләт һәм дин кешеләренә карата ихтирамлы булырга, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә дигән киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International