2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Сәрия Сабурская һәм Илдус Нәфыйковка «Skype» яки «Zoom»программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).