COVID - 19ГА КАРШЫ  ВАКЦИНАЦИЯ ТУРЫНДА

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

 

COVID - 19ГА КАРШЫ  ВАКЦИНАЦИЯ ТУРЫНДА

 

• COVID-19  каршы нинди вакцина миңа иң яхшысы?

Россиядә теркәлгән барлык вакциналар да нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Иң яхшысы – бүгенге көндә булган препарат белән прививка ясау. Әгәр сездә хроник авырулар бар икән, яисә сәламәтлекнең башка үзенчәлекләре булган очракта, вакцина ясату алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

• Коронавирус белән авырган булсам, миңа прививка ясатырга кирәкме?

Әйе, сез прививка ясатырга тиеш, хәтта сез элегрәк COVID-19 белән авырсагызда. COVID-19дан соң терелүчеләрдә вируска табигый иммунитет үсә, тик әлегә аның ничек озак дәвам итүе һәм ни дәрәҗәдә яхшы сакланганлыгы билгеле түгел. Вакциналар ышанычлы яклауны тәэмин итәләр. Авырганнансоң берничә айдан прививка ясатырга киңәш ителә.

* COVID-19дан вакциналар ДНКга керергә мөмкинме?

Юк, бер генә COVID-19 каршы вакцинада сезнең ДНКга берничек тә йогынты ясамый һәм аның белән бәйләнешми. Вакциналар организмның иммун күзәнәкләрен коронавирусның генетик материалы фрагментлары белән таныштыра, алар аларны истә калдыра һәм вирусны саклауга юнәлтелгән антитәнчекләр эшли башлый.

• COVID-19 каршы вакциналар бала ясау сәләтенә тискәре йогынты ясарга мөмкинме?

Нинди дә булса вакцинаның, шул ук исәптән коронавируска каршы вакцинаның хатын-кызларда яки ир-атларда бала ясау сәләтенә йогынты ясавына бернинди дә дәлилләр юк.

Россияда коронавируска каршы вакциналарның нэселгә йогынтысын, барыннан да элек, лаборатор хайваннарда кирәкле сынаулар уздылар. Тискәре нәтиҗәләр ачыкланмады. Әгәр, сез хәзерге вакытта авырга узарга уйлыйсыз икән, вакцинациядан соң йөккә узудан сакланырга кирәк түгел.

• Вирус мутацияләнә. Вакциналар яңа вариантларга каршы эшләячәкме?

Бүгенге көндә экспертлар бөтен дөнья буенча даими рәвештә өйрәнүләр алып баралар, шул ук исәптән яңа вариантларның вируска нинди йогынты ясавы турында да. Әлегә авыруга яки эпидемия процессына йогынты ясарга сәләтле патогеннарның әһәмиятле үзгәрешләре ачыкланмады. Роспотребнадзорда вирусның үзгәрүенә даими күзәтү алып барыла. Әгәр дә, нинди дә булса вакциналарның көчсезлеге расланган булса, ул вакытта вакцинаның составын үзгәртергә мөмкин булачак. Ләкин шул ук вакытта прививканы ясау һәм вирусның таралуын киметү буенча чараларны дәвам итү мөһим булып кала. Болар барысы да вирусның мутация ихтималын киметергә ярдәм итә. Моннан тыш, социаль дистанцияне үтәү, битлек кияргә, кулларны юарга һәм вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

* COVID-19га каршы вакцина авыруга, мәсәлән, ПЦР-тест яки антигенга каршы тестның уңай нәтиҗәсен китереп чыгарырга мөмкинме?

Юк, COVID-19га каршы вакцина ПЦР-тест яки антигенга лаборатор тестның уңай нәтиҗәсен бирә алмый. Бу тест вакытында кешенең иммунитеты түгел, ә актив авыру булуы тикшерелә.

* Прививкадан соң кеше авырый аламы?

Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң (аның аркасында түгел, ә алга таба вирус йоктырганда) авырырга була, мондый очраклар язылган. Симптомнар, шул исәптән прививка ясатылган кешедә ОРВИ барлыкка килгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм ПЦР-тест ясарга кирәк. Шул ук вакытта вакцинациядән соң авыручы кешеләр инфекцияне җиңел кичерәләр һәм өзлегүләр юк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International