Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында бик игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары саклык сакларга.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Явым-төшемнәр вакытында:
- урамда сак булыгыз, электр үткәргечләрнең һава линияләре бөтенлегенә игътибар итегез;
- үз ишегалларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне ныгытыгыз, аларның җимерелүе кешеләрне имгәтүгә китерергә мөмкин;
- Шәхси йортлар хуҗаларына яңгыр сулары канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызып җибәрүгә әзерләү чараларын күрергә.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.