Азнакайның Чатыр тавында төрки халыклар җыены узды

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Ул ерак араларны якын итеп килгән барча кунакларга зур рәхмәтен белдерде, күркәм гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап, туган җиребез белән горурланып, дус булып яшәргә чакырды.

Фестивальдә татар эстрадасының танылган артистлары, якташларыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев, Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашып, изге теләкләрен юлладылар.

Чатыр тау итәгендәге мәйданда төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган “Сабыйлар аланы”, “Чәк-чәк аланы”, “Халыклар дуслыгы урамы”, “Кул эшләре аланы”, “Яшьләр аланы” мәйданчыклары оештырлды. Халык биредә кул эшләре осталарының күргәзмәләре, милли ашлары белән танышты, авыз итеп карады.

Фестивальдә Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Балык бистәсе, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Саба, Сарман, Чирмешән, Ютазы, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, Башкортостан Республикасы Октябрьск, Туймазы шәһәрләреннән, Оренбург, Самара өлкәләреннән килгән фольклор коллективлары, шулай ук “Alpar” татар инструменталь фолк-группасы (Казан шәһәре) һәм “Бишбармак” оркестры (Уфа шәһәре) чыгыш ясады. Халык милли уеннарда, мастер-классларда катнашты.

Тулырак: http://aznakaevo-rt.ru/photo/aznakayny-chatyr-tavynda-trki-khalyklar-yeny-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International