24 июльдә Азнакай шәһәренең Җиңү паркында Россия Хәрби-диңгез флотының 325 еллыгын бәйрәм итү һәм «диңгез чикләрен саклаучыларга»монументын ачу тантанасы булды.

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Россия Хәрби-Диңгез Флоты-Данлы тарих, күпсанлы батырлыклар гына түгел, ә илнең чын горурлыгы да. Флоттан башка күп санлы тарихи җиңүләр һәм казанышлар булмас иде, диңгез читләрен ышанычлы саклау булмас иде.
24 июльдә Азнакай шәһәренең Җиңү паркында Россия Хәрби-диңгез флотының 325 еллыгын бәйрәм итү һәм «диңгез чикләрен саклаучыларга»монументын ачу тантанасы булды.
Митингта яшь диңгезчеләр, Хәрби - Диңгез флоты ветераннары, Азнакай шәһәренең «Адмирал» диңгезчеләр патриотик клубы активы, шулай ук мактаулы кунаклар - Башкортостан Республикасының Октябрьск шәһәре, Әлмәт шәһәре һәм Лениногорск шәһәре хәрби-диңгез флоты запасының диңгезчеләр клублары һәм җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.
Тантаналы шартларда «диңгез чикләрен саклаучыларга»дигән монументны ачтылар. Бәйрәмдә катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин, Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы хәрби комиссары Рәдиф Әнәс улы Камалиев, 3 нче ранг капитаны Рәмис Хәмәди улы Мөкимов кайнар сәламләделәр.
Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр истәлегенә бер минут тынлык белән веноклар салынды.
Җиңү паркында диңгезчеләрнең йөрәкләренә кадерле җырлар яңгырады, рухны күтәрүче балалар иҗат коллективлары матур бию номерлары бүләк иттеләр.
Хәрби-Диңгез Флоты запастагы моряклар клублары һәм җәмгыятьләре вәкилләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International