Коры үләнне контрольсез яндыруга юл куелмауга карамастан, җәйге чорда ел саен бер үк күренеш кабатлана: күп кенә урыннарда болыннар буйлап йөрүче ялкын телләрен күзәтергә мөмкин.
Кайбер кешеләр мөгаен, изге ниятләре белән коры үлән яндыралар. Яшүсмерләр моның нәтиҗәсе турында уйламыйча , бик яхшы күңел ачу чарасын күрәлэр.
Коры үсемлекне яндыруга юл куярга ярамый. Җил алып киткән ут бер мизгелдә торак пунктларда урнашкан урман массивларына, корылмаларга яки сәнәгать объектларына күчәргә мөмкин. Шулай итеп, зур матди зыян китерэ. Моннан тыш, ут үз юлында очраган бөтен тереклекне юкка чыгара. Коры үлән янганда, кара, куе, күңелсез исле төтен тарала, өстәвенә, үлән һәм яфрак белән бергә чүп – чар, пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар янып агуга эверелэ. Корыган үләнне яндыруы зыянлы булуы күренеп тора- ул әйләнә-тирә табигатькә , кешеләрнең үзләренә һәм шулай ук аларның мөлкәтенә зыян китерэ.
Шул ук вакытта үләнне яндырган һәр кеше , РФ КоАП 20.4 ст.1 өлеше нигезендә, административ штраф салу рәвешендә җәза көтә дип белергә тиеш.
24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең матбугат хезмәте