Кулланучылар хокукларын яклау турында мәгълүмат

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

     Кулланучылар хокукларын яклау-кулланучы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекты арасында килеп чыккан мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән чаралар.

Эшчәнлекнең бу юнәлеше белән кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Роспотребнадзор) шөгыльләнә.

ТР Министрлар Кабинетының 16.10.2013 ел, № 764 карары нигезендә, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының "2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү"ярдәмче программасы кабул ителде. Ярдәмче программаның координаторы булып Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тора. Кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы төзелде (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.04.18 ел, №269 карары).

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Азнакай шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 23 йорт, 8 нче кабинет, телефон 7-05-07

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International