Азнакайдагы «Татнефть» оешмасы объектларында утны саклау системаларын тикшерү төгәлләнде

2021 елның 24 августы, сишәмбе

 Нефть чыгару сәнәгать объектларында технологик җайланмаларның һәм корылмаларның янгынга каршы тотрыклылыгын тәэмин итү - кыйммәтле җиһазларны янгын йогынтысыннан ышанычлы саклауның нигезе булып тора. "Азнакайнефть"идарәсендә утны саклау системаларының төп элементлары- нефть саклау резервуарларда янгын сүндерү җайланмалары үткәргечләрендә махсус ут саклагыч капламалар. Мондый капламаларны торбаүткәргечләрне уттан саклый, алар буенча янгын чыккан очракта, пенообразательнең ут сүндергеч эремәсе бирелә.

Бу көннәрдә «Азнакайнефть» идарәсенең янгын-техник комиссиясе һәм янгын сүндерү хезмәте белгечләре тарафыннан барлык янгын саклау чараларының әзерлеген тикшерү төгәлләнде. Янгын саклау катламнарының бөтенлеге, аларның норматив-техник документлар таләпләренә туры килүе тикшерелде. Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә тиешле тикшерү протоколлары төзелде, башкарылган эш нәтиҗәләре буенча ачыкланган участокларда утны саклау эше буенча булачак  чыгымнар планлаштырылган.

 

24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International