Азнакай районында Нур Әхмәдиев белән хушлаштылар

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Әхмәдиев Нур Гариф улы 1946 елның 14 декабрендә Азнакай районының Әсәй авылында туа. Туган авылында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 1965–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, Горький исемендәге әдәбият институтында белемен күтәрә. Хезмәт юлын туган төбәгендә башлый- 1970–1977 елларда Сарлы авылы мәктәбендә укытучы, комсомолның район комитетында, «Маяк» газетасы редакциясендә, район радиотапшырулары студиясендә редактор булып эшли. 1977-1985 елларда «Татнефть» берләшмәсендә Техника йортының техника кабинеты мөдире, «Азнакайнефть» идарәсенең курслап укыту комбинаты директоры, бораулау кадрлары мәктәбе мастеры булып эшли. 1987-1993 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасын җитәкли. 1993 елда «Татнефть»нең «Нефтяник Татарстана» корпоратив газетасы мөхәррире урынбасары була, татар телендәге «Хәзинә» газетасын оештыра. 1994-2008 елларда, лаеклы ялга киткәнче, әлеге газетаның мөхәррире булып эшли. 1989-1994 елларда Әлмәт шәһәр советында депутат булып тора.

      Нур Әхмәдиев – танылган шагыйрь, егермегә якын китап, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара ПЕН-клубның Татар-ПЕН-үзәге СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International