Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» генераль директоры урынбасарлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Азат Ягъфәров, Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев озатуында ул 2019 елда республикада гамәлгә ашырыла торган «Демография» милли проекты нигезендә ачылган «Сандугач»шәһәр балалар бакчасында булды. Дәүләт Советы Рәисе мәктәпкәчә учреждениедә хәзерге заман таләпләренә туры китереп яшь буынны тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылуын, сабыйларның туган, рус һәм чит телләрне өйрәнү фактына аерым игътибар бирелүен канәгатьләнү белән билгеләп үтте. Бу көнне мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды, аларны дәрәҗәле кунаклар кулыннан алдылар.
Аннан соң җитәкчеләр Алиш урамындагы 3, 5 номерлы йортларның ишегалды территорияләрендә төзекләндерү эшләре барышы белән таныштылар. Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышуда катнашкан һәм үз ишегалды территориясендә «Безнең ишегалды» федераль программасын гамәлгә ашыруга үз тәкъдимнәрен керткән җирле халык белән сөйләште. Азнакайлылар үз фикерләре белән уртаклашып, мондый программаны тормышка ашырудан бик канәгать булуларын билгеләп үттеләр: аларның күзләрендә халык өчен барлык уңай шартлар тудырыла.
- Соңгы еллардагы барлык кыенлыкларга карамастан, Азнакай нәтиҗәле эш алып бара. Безнең федераль һәм республика программаларының ничек уңышлы тормышка ашырылуын рәхәтләнеп карадым, - диде Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашуда. - Без Азнакайны күпләргә үрнәк итеп куябыз. Сез нефть төбәгендә яшәвегез белән дә бәхетле. Авылны саклап калу өчен бөтен көчегезне куясыз. Авыл җирлекләре-безнең мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучылар.