ТР Дәүләт хезмәтләре порталында республика халкы өчен 34 муниципаль хезмәт күрсәтелә
Шәһәр Башкарма комитеты ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча эш алып бара.
Бүгенге көндә 34 муниципаль хезмәтне шәһәр халкы электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша ала ала.
Бу-объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, адресларны бирү, үзгәртү һәм юкка чыгару, җир эшләрен башкаруга ордер (рөхсәт) бирү, җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү һ. б. хезмәтләр.
Хезмәтләрнең тулы исемлеге белән турыдан-туры порталда танышырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru