Юл - патруль хезмәте өлкән инспекторы Габделхаков Эльмира Фәрит улы, "юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы катнашында "Бала-төп пассажир"акциясе узды. Акциянең максаты-пассажир балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен булдырмау, чөнки Азнакай районында 2021 елның 8 аенда 4 бала катнашында юл - транспорт һәлакәте теркәлгән. Чөнки балаларның иминлеге өлкәннәребезгә бәйле бит. Кадерле ата-аналар-шоферлар үз балаларын саклагыз, автомобильдә балалар өчен тотып торучы җайланмаларда ташыгыз.
Акция барышында закон кушканча эшләүче шоферлар - балаларны автокресльдә йөртүче ата-аналар бүләкләр-канцелярия товарлары җыелмасы тутырылган аяк киемнәре өчен якты капчыклар, белешмәлекләр, дуслар алдылар. Шулай ук күп функцияле үзәктә дәүләт хезмәтеннән файдаланучы балалар белән әти-әниләр дә шундый ук бүләкләр белән бүләкләнде.