Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар башланды
Татарстан Республикасы Азнакай районында сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау участоклары ачылды.
Районда барлыгы 62 сайлау участогы эшләячәк, һәр участокта төрле оешмалардан һәм партияләрдән 4тән алып 8гә кадәр күзәтүче бар.
Бөтен ил буенча кебек үк, алар җирле вакыт буенча 8.00 — 20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Тавыш бирү өчен участокны сез сайтта таба аласыз https://www.gosuslugi.ru/
Паспортны һәм саклагыч битлекне онытмагыз.
https://www.gosuslugi.ru/edg2021/