«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль проектын тормышка ашыру мониторингы кысаларында 15.09.20021 елда Азнакай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Габдрахманов Э.А., «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының авторлык күзәтчелеге белгече д. р. Шаһимәрданов, проект һәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашында җәмәгать киңлекләре, Сөембикә һәм Кара елгасы яр буе урамнарын тикшерү үткәрелде.