Азнакайда"куркынычсызлык атналыгы" бара

2021 елның 24 сентябре, җомга

Азнакайда балаларның юлларда һәм транспортта җәрәхәтләнүенә юл куймауга, шулай ук шәһәрнең белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.

Атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөриләр, профилактик эш алып баралар. Кичә "юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбендә 4 нче сыйныф укучылары белән "куркынычсызлык дәресе" үткәрде. Чара барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр һәм үзләрен төрле уеннарда сынап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International