«Азнакайнефть» оешмасы УКПН нефть әзерләү комплекс җайланмасында Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

5 октябрьдә «Азнакайнефть» оешмасы үз эченә алган комплекслы өйрәнүләр - гражданнар оборонасы җитәкче составының, Гражданнар оборонасы объектлары штабының, штаттан тыш авария-коткару формированиеләренең, гражданнар оборонасының штаттан тыш формированиеләренең практик гамәлләрен эшләү һәм Азнакай нефтьчеләренең мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау буенча эшләрне башкаруга әзерлеген тикшерү максатын куйды.   Шундый өйрәнүләрнең берсе «Азнакайнефть» идарәсенең ЦКППН нефтен комплекслы әзерләү җайланмасында узды. Өйрәнүләрнең мәгънәсе өйрәтүләрне үткәрү шартлары алдан фаразланган шартларга якынайсын өчен төзелгән иде. Өйрәнү, фаразлау буенча, реаль мөмкин хәл – тотрыклыландыру колонна астында торбалар өзелү нәтиҗәсендә килеп чыгу аркасында яну куркынычы сайланды. План нигезендә, авария нәтиҗәсендә нефтьнең интенсив чыгуы башланды, территориядә газ белән тәэмин итү рөхсәт ителгән нормадан артып китте.        Азнакай районы Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән тревога буенча килгән сигналдан соң, Гражданнар оборонасы штабының ашыгыч җыелуы - өйрәнүләрнең башлангыч этабы булды. Штабның команда пунктында, куелган бурычларны хәл итү максатыннан, оешма вәкилләре үзара хезмәттәшлек буенча чаралар эшләнде. Гражданнар оборонасы штабын җыю - объектлар оборонасы көчләре һәм чаралары мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру, барлык алдагы вакыйгаларның жыелу чыганагы булып торды. Җайланманың технологик персоналы тиз һәм тогэл эш итте-кичекмәстән технологик процесс туктатылды, аваз салган сирена цех территориясендә урнашкан хезмэткэрлэргэ гадәттән тыш хәл хакында һәм дэ нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчелегенә, барлык дежур хезмәтләргә оператив хәбәр ителде. Штаттан тыш газ-коткару формированиесе тревога буенча күтәрелә, авария урынына 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге чакырыла. Янгын сүндерү караулы күбекле мендәр ярдәмендә аккан нефтьне зарарсызландыруга керешә. Ниһаять, технологик процессы авария хәлендә туктала, нефть «януын» булдырмаска мөмкинчелек туа.        Реаль авария вакытында мөмкин булган алымнар эшләнгәннән соң, «отбой» командасы яңгырады. Нефтьчеләр һәм оператив хезмәтләрнең уртак тырышлыгы белән «авария» уңышлы тэмамланды . Өйрәнүләргә йомгак ясап, өйрәнүләрнең барлык катнашучылары да тренировканың бик файдалы булуы турында фикер алышты.

24 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International