Эчке эшләр органнарына чакырабыз!

2021 елның 22 октябре, җомга

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенә эшкә РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, 40 яшькә кадәрге, сәламәтлеге буенча яраклы булган, тулы урта (11 сыйныф) белемле гражданнар түбәндәге вазифаларга чакырыла:

• 1.Полицейский шофер, СП, ИВС;

• 2.Оперуполномоченный;

• 3.Участок уполномоченные;

• 4.ЮХИДИ инспекторы.

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарында хезмәт итү – ул:

• Тотрыклы хезмәт хакы:

- кече җитәкче состав өчен 20 мең сумнан;

- урта һәм өлкән башлангыч состав өчен 33 мең сумнан башлана.

• Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында бушлай югары белем алу мөмкинлеге;

• Карьера үсеше, эшчәнлек нәтиҗәләрен, хезмәт стажын, квалификация һәм һөнәри белем дәрәҗәсен исәпкә алып, хезмәт баскычы буенча алга китеш;

• Тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү;

• 20 ел хезмәттән соң пенсия белән тәэмин итү;

• Түләүсез медицина белән тәэмин итү;

• Россия Федерациясе законнары нигезендә яшәү урыны бирү;

• Еллык түләүле (40 көн) һәм өстәмә ял;

• Хезмәт итү урынында торакны арендага алган өчен өлешчә акчалата компенсация.

 

Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу мәсьәләләре буенча 7-36-75 телефоны буенча шалтыратырга яки Азнакай шәһәре, Сөембикә урамы, 9 нчы йорт адресы буенча 4 нче, 5 нче кабинетларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International