"Татнефть» оешмасына караган объектларда күчмә вагон-йортларны тикшерү буенча эшләр тәмамланды.

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Ноябрьнең соңгы декадасында, 24 янгын сүндерү бүлеге белгечләре Азнакай нефтьчеләре белән берлектә "Татнефть» оешмасына караган  объектларда эксплуатацияләнгән вагон-йортларның һәм капиталь булмаган корылмаларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар үткәрделәр.

Күчмә вагон-йортлар ялкынга бик бирелүчән, шуңа да нык зыян күрү ихтималы олы: монда тармакланган электр челтәре, җылыту приборлары кулланыла, шул ук вакытта вагон-йортлар һәм капиталь булмаган корылмалар утка каршы торуга түбән һәм кыска вакыт эчендә милекне юк итү куркынычы югары. Моннан тыш, әлеге йортларда еш кына кешеләр бар. Шул рәвешле, милек зыяныннан тыш, кеше корбаннары да булырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге объектларның янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә. Рейдлар барышында электр челтәрләренең электр энергетикасы буенча норматив документлар таләпләренә туры килүе, электр приборларын дөрес эксплуатацияләүне оештыру, янгын чыгу очрагы булган янгын сүндергечләрне әзерләү, автоматик янгын сигнализациясенең төзеклеге тикшерелде.

Культбудокларны, вагон-йортларны янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры китерү өчен «Азнакайнефть» идарәсе янгын-техник комиссиясе тарафыннан янгынга каршы чаралар төзелгән, әлеге чаралар янгын куркынычсызлыгы белгечләре контролендә тормышка ашырылачак.

 

24 нче янгын сүндерү  бүлеге пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International