15 декабрь көнне «Бөгелмә шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге» ДБУ һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы утырышы узды. Утырышның темасы «игътибар үзәгендә: бала, ата-ана һәм закон".