Хайван хуҗалары игътибарына! Ящур авыруын булдырмау буенча чаралар күрү турында.

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итүенчә  агымдагы елның 27 нче декабрендә Оренбург өлкәсендә  ящур авыруы теркәлгән. Элегрәк 2021 елның ноябрендә ящур авыруы, шулай ук Казахстан Республикасында да теркәлгән иде.

           Ящур – йорт һәм кыргый партояклы хайваннарының авыз куышлыгы лайлалы тышчасы, җилен һәм аяк-кул тиресе зарарлану, бизгәк барлыкка килү белән сыйфатланучы вируслы, авыр үтешле чир. Барыннан да ешрак мөгезле эре терлек, дуңгызлар, сарыклар, кәҗәләр һәм кыргый партояклылар авырый. Яшь хайваннар өлкәннәренә караганда авыруга ныграк бирешәләр һәм авыррак уткәрәләр. Ящур белән кешеләр дә авырый ала.

Ящур авыруы ярсыткычы булып - югары температураларга бирешүчән, 60°С кадәр җылытканда, ультрафиолет нурлары һәм дизенфекция матдәләрен кулланганда үлүче - вирус тора. Тышкы мохиттә вирусны саклау өчен бигрәк тә түбән температура, объектларның дымлылыгы һәм нейтраль мохите уңай шартлар булып тора.

Авыру чыганагы булып, гадәттә 1-7 көн, ә кайчагында 21 көнгә кадәр дәвам иткән инкубацион (яшерен) чорда булган, авыру хайваннар санала. Мондый хайваннар вирусны сөт, селәгәй, сулый торган һава, бәвел һәм тышкы мохитка бүлеп бирелгән фекалияләре һәм шулар белән пычранган көтүлекләр, биналар, инвентарь, су чыганаклары, азык, транспорт чаралары тора. Зарарлану авыз куышлыгының лайлалы тышчалары аша, азык һәм эчемлекләр ашаганда, төрле инфекцияле җиһазларны ялаганда барлыкка килә.

Ящур белән авырган, шулай ук авыруларга каршы иммунизацияләнгән хайваннар, исән хайваннар белән бергә озак вакытлар асралган очракта, вирус йөртүчеләр һәм йогышның потенциаль чыганагы булырга мөмкин.

Авыруны сәламәт хайванга, ящур белән авыручы хайваннарыннан алынган зарарсызландырылмаган азык-төлек  һәм бүлеп бирелгән калдыклары белән пычранган:  чимал, азык, су, асларына җәелгән салам, опилка, карау җиһазлары, кием-салым һәм аяк киеме, вирус озак сакланырга сәләтле транспорт чаралары аша тапшырылырга мөмкин. Вирус белән йогышланган азык, туфрак, аслык һәм башка вак кисәкләр берничә километрга җил белән дә чыгарга мөмкин.

Мөһим!!! Кешеләрне йоктыруның төп юлы ул чирле хайваннарның кайнатылмаган сөте һәм аны эшкәртү продуктлары, сирәгрәк ит булып тора. Авыру хайваннар белән турыдан-туры элемтәдә торучы кешеләргә (саву, карау, дәвалау, сую, шулай ук авыру хайван сулаганда, ютәлләгәндә) һәм аларның бүленешләре белән пычранган җиһазлар аша йогырга мөмкин. Кешедән кешегә инфекция йокмый, әмма дә ләкин, балалар өлкәннәргә карый ящур авыруына күбрәк бирешүчән булалар.

ЯЩУР АВЫРУЫНЫҢ КЛИНИК БИЛГЕЛӘРЕ.

 Зарарлану һәм клиник билгеләр күренү арасында 1-7, сирәгрәк – 21 тәүлек узарга мөмкин. Авыру кискен барган очракта, мөгезле эре терлекләрдә аппетит, “сагыз” чәйнәү начараю, югары селәгәй бүленеше күзәтелә. Аннары тән температурасының 40,5 °С - 41,50 °С га кадәр күтәрелә, хайван җәберләнә, терлек азыгыннан баш тарта, “сагыз” чәйнәүен туктата. 2-3 көнгә түбән һәм югары иреннәрнең эчке өслегендә, авызның түбән казналыгының тешсез  ягында, телдә һәм лайлалы тышчасында, ә кайбер хайваннарның тоякара ярыгында һәм җиленендә җәрәхәтләр барлыкка килә. 12-24 сәгатьтән соң җәрәхәт диварлары ертыла, эрозияләр хасил була, бу вакытта тән температурасы нормальгә кадәр түбәнәя, селәгәй күбрәк ага башлый.Бозауларда ящуралар кискен гастроэнтерит күренешләре булган җәрәхәтсез формада ага. Өлкән хайваннарның үлүе - 5-14, яшь малларның - 1-2 тәүлектән соң башлана.

Дуңгызларда бизгәк башлану, җәберләнү, аппетитның начараюы күзәтелә. Очлыклар тиресендә, тоякара ярыгында һәм андагы йомшак тиредә кызыл авыртулы шешләр, аннан соң хасил булган җәрәхәтләр ертылып эрозияләр барлыкка килә. Очлыклар авыруы аксаклык белән озатыла, кайчагында тояклар төшә. Җәрәхәтләр ешрак борын, имезлекләрдә һәм сирәк очракта лайлалы авыз куышлыгында барлыкка килә. Өлкән дуңгызларда ящур авыруы 8-25 көн дәвам итә, имезүче дуңгызларда авыру септик формада үтә һәм беренче 2-3 көндә авыру хайваннарның 60-80 % үлеменә китерә.

ЯЩУР АВЫРУЫ ЯРСЫТКЫЧЫН КЕРТМӘҮ БУЕНЧА КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ

Ящур вирусын кертмәү максатында түбәндәгеләрне эшләү мөхим:

1. Зоогигиеник нормаларның һәм хайваннарны тоту кагыйдәләренең таләпләрен үтәргә, азыкны имин булган территорияләрдән генә сатып алырга һәм аларны ашату алдыннан термик эшкәртергә, хуҗалык объектлары территориясенә керү урыннарын дезинфекция киртәләре (келәмнәр) белән җиһазландырырга, шулай ук аларны эш хәлендә тотарга.

2. Даими рәвештә хайваннарны тоту, азык саклау һәм әзерләү урыннарын, шулай ук хуҗалык территориясенә кергәндә транспорт чараларын дезинфекцияләүне тәэмин итәргә;

3. Даими рәвештә дератизация һәм дезинсекция үткәрергә;

4. Хуҗалыкларның ябык типтагы эшен тәэмин итәргә, хайваннарны тоту урыннарына чит кешеләрне, махсус эшкәртелмәгән инвентарь һәм территориягә махсус эшкәртү узмаган транспорт чаралары керүне тыярга.

5. Малларны һәм хайван продукцияләрен санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан ветеринария документларсыз сатып алмаска;

6. Барлык сатып алына торган хайваннарны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл администрацияләрендә теркәргә һәм төп көтүгә кертелер алдыннан терлекләрне мәҗбүри карантинлаштырырга;

7. Ветеринария белгече тарафыннан терлек сую алдыннан иткә һәм сугым продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрүне тәэмин итәргә.

ЯЩУР БЕЛӘН АВЫРУГА ШИК ТУГАНДА ҮТКӘРЕЛҮЧЕ ЧАРАЛАР.

Хайваннарны ящур белән авыруга шик туганда хуҗалык җитәкчесе (хайван хуҗасы) һәм хуҗалыкка (торак пункт) хезмәт күрсәтүче ветеринария белгече, кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә шик туу турында кичекмәстән хәбәр итәргә һәм алар килеп җиткәнче (торак пункт) түбәндәге чараларны үтәргә тиешләр:

  • авыруы һәм ящур белән авыруга шикле хайваннарны үзләре яшәгән бинада изоляцияләргә;
  • барлык төр терлекләрне һәм терлек чалу продуктларын суюны һәм сатуны туктатырга;
  • хуҗалык (ферма) территориясеннән хайван продукциясе һәм чималын, терлек азыгын һәм башка йөкләрне чыгаруны туктатырга.

Ящур авыруын кисәтүдә ялкынсыну учагында санитар-ветеринария чаралары һәм шәхси саклык чараларын (сыер саву, карау, дәвалау, сую, инвентарь һәм авыру хайваннарның бүлеп бирелгән әйберләре белән пычранган әйберләр кулланганда) үтәүдән гыйбарәт. Сөтне кайнату һәм пастеризацияләү, майны кайнатылган каймактан гына әзерләү, шулай ук авыру хайваннарны караган вакытта һәм алар белән мөмкин булган контактта куркынычсызлык чараларын төгәл үтәү мәҗбүри.

КЫРГЫЙ ЯКИ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ХАЙВАННАРЫ КҮПЛӘП ҺӘЛАК БУЛГАН ОЧРАКТА ҺӘМ ЯЩУР БЕЛӘН АВЫРУГА ШИК ТУГАНДА РАЙОН ВЕТЕРИНАРИЯ ХЕЗМӘТЕНӘ ЯКИ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫНЫҢ БАШ ВЕТЕРИНАРИЯ ИДАРӘСЕНӘ ХӘБӘР ИТӘРГӘ КИРӘК.

“Азнакай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” телефоны: 8(85592)7-19-99

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кайнар линиясе телефоны: 8(800)201-41-32

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International