Мирсәй Гариф феномены.

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Мирсәй Гариф феномены.
          “Татарстан яшьләре” газетасының 18-нче ноябрь санында Атлас Гафиятовның “Һәр авылның үз китабы булсын” дигән язма басылып чыкты. Анда соңгы вакытта үз авыллары тарихы, үз нәсел тамырлары белән кызыксынучылар арта баруы турында язылган һәм авыллар тарихы турында күп кенә китаплар чыгуы хакында куанычлы хәбәр җиткерелгән. Әйе, бу чынлап та шулай һәм бик тә уңай күренеш. Бу яктан мин дә үземне бик бәхетле хис итәм, чөнки берничә ел элек үзебезнең авыл турында язылган “Әсәй, Митрәй мирасы”  дип аталган китап дөнья күрде. Ул безнең гаиләдә кадерле әйберләрнең  берсе һәм һәркемгә кирәкле мәгълүмат чыганагы булып тора. 
Бу китапны кулга алганга кадәр без үзебезнең авылыбызның тарихын гына түгел, янәшәбездә яшәгән авылдашларыбыз турында да бик аз белгәнбез икән дигән фикергә киләсең. Китапны ачып карау белән аны чыгару өчен күпме көч куелганын, күпме кешенең хезмәте кергәнен аңлыйсың. Мин бүген шул китапның проект авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, тарихчы, Петр I фән һәм сәнгать академиясының мөхбир әгъзасы, язучы Марсель Мөхәммәтша улы Гариповларда кунакта. 
     - Сезгә ничек итеп мөрәҗәгать итәргә Марсель Гариповмы, әллә Мирсәй Гариф дияргәме? – дигән беренче соравымны бирәм. 
     - Мин әлбәттә документларым буенча Марсель Гарипов булып йөрим, үзебезнең туган якларга кире әйләнеп кайтып иҗат итә башлагач, Мирсәй Гариф тәхәллүсе (псевдонимы) алдым. Шуңа күрә дә бит минем гел дә тик торганым юк, Марсель өчен дә, Мирсәй өчен дә тырышып эшлим - дигән шаян җавап ишеттем. 
      Бу сүзләр белән һич кенә дә килешмичә мөмкин түгел, чөнки быел гына 75 яшьлек юбилеен уздырган Марсель абый хәләл җефете Люза ханым белән үзләре салып кергән йортта гомер итәләр. “Илле яшьтән соң йорт салмаска”-  дигән ниндидер әйтемгә ышанып, икеләнеп йөрүчеләр өчен бер дигән үрнәк бу. Чөнки безнең Марсель абый 69 яшендә шушы мәһәбәт йортны салырга тотынган һәм моңа кадәр гел буш торган урында гараж, мунча һәм башка корылмалар да төзеп, ныклы хуҗалык булдырганнар. Нарат исләре аңкып торган уңайлы матур йортның китаплар белән шыгырым тулы бер зур гына бүлмәсендә утырабыз. Анда кулъязмалар, төрле брошюралар, газеталар һәм бик күп китаплар язучыларда гына була торган  бер “тәртип” белән өстәл өсләрендә, киштәләрдә һәм бүтән җирләрдә урын алганнар. Шул йөзләгән мәгълүмәт чаралары арасыннан Марсель абый кирәкле кагәзьне яисә китапны җәһәт кенә таба да, бармак очлары белән генә эләктереп алып, безнең каршыга китерә.
      - Марсель абый, Сез бит бер караганда белемегез буенча да, төп эшегездә дә дәбияттән ерак торган югары техник белемле кеше. Заманында шәһәрнең Баш архитекторы булып эшләгән вакытта, язучы булып кына түгел, ә Татарстан язучылар берлеге әгъзасе булып киткәнсез. 
       - Әйе шул, минем беренче хезмәтем 1979-нчы елда ук чыккан иде инде. Ул урыс телендә “Деревянное зодчество городов Томской губернии” дип аталып Новосибирск институты аспирантурасында укыганда дөнья күрде. Ә инде Башкортстанның Октябрьский шәһәренең Баш архитекторы булып эшләгәндә Тукайның тормыш юлын барларга алындым. Бөек шагыйребезнең әле моңа кадәр өйрәнелмәгән якларын төрле чыганаклардан эзли башладым. Бу бик җаваплы эш булды, шуңа да һәрбер кечкенә генә фактны да төрле яклап китереп дәлилләү кирәк иде. Әлбәттә бик җиңел булмады, мин бу материал белән шул хәтле мавыгып һәм бирелеп эшләгәнмен, хәттә умыртка баганам да кәкерәйгән (Бу урында Марсель абый көлеп куйды, димәк зарланып әйтүе түгел, ә үз-үзен аямыйча эшләве турында гына сүз бара).  Язган хезмәтне китап итеп бастырып чыгару кирәк иде. 2006 нчы, нәкъ Тукайның тууына 120 ел туласы ел иде бу. Казандагы абруйлы кешеләргә хат язып, шундагы язучы дусларның ярдәме белән “Мәңгелек мәхәббәт” дигән китап дөнья күрде.  Шагыйрьнең Зәйтүнәгә булган мәхәббәте турында ул.        
      Китап чыкты, шуннан соң язучылар берлегенә алганда, унбиш-уналты күренекле язучы тарафыннан әлеге китапны тикшерү бара. Бераз сизеп торам, каяндыр күрше республиканың Октябрьский шәһәреннән килгән ниндидер архитекторның бөек Тукай темасына кереп китүе барысына да ошап бетми кебек. Шулчак бүлмәгә Туфан абый Миңнуллин килеп керде дә, дәрәҗәсен белеп кенә, түрдә торган креслосына таба узды. Шунда иркенләп утырып, өстәл өстендә яткан минем китапны сүзсез генә алды да, аның белән танышып чыкты. Бу җыелышта рәислек итүче язучы Туфан абыйның фикерен сорагач, ул: “Мондый китапны язган кеше күптән язучылар берлегендә булырга тиеш бит инде”- диде дә, алай рөхсәт сорап торуны кирәк тапмыйча гына, китапны үзенең портфеленә тыгып та куйды. Менә шулай итеп мин язучылар берлеге әгъзасы булып киттем. Бервакыт Туфан Миңнуллин турында телетапшыру караганда, бу “Мәңгелек мәхәббәт” дигән китап аның эш өстәлендә ята иде, бу миңа гел зур дәрәҗә булып тоелды. Туфан абыйның вафатыннан соң, аның туган авылында ачылган музеенда да күрдем мин ул китапны. 
     Бу китапның язмышы бик уңышлы булды, чөнки аны берничә елдан соң төрек теленә дә тәрҗемә иттеләр. Тукайның Зәйтүнәсе бит Зайнулла ишанның улы Кадыйр белән Хаҗдан кайтканда 1914 елда Төркиядә тоткарланган. Мине Истанбулга, Анкарага чакырып кунак иттеләр, дөресен генә әйткәндә Казанда һәм Уфада күрмәгән хөрмәтне күрдем мин анда. Анда безне Бөек Милләт Мәҗлесе рәисе кабул итте, миңа шунда чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр. Мәдәният министры да кабул итте, гомумән Төркиядә татар язучыларына хөрмәт белән карыйлар. Анда татар вәкилләре мине Тукай турындагы китапны язучы буларак зурладылар. Мин Төркиядә шулай ук Зәйтүнәнең беренче бөтендөнья сугышы вакытында яшәгән урынын да таптым. Ул бит анда Атилла дигән бала тудыра, ул тора бара Атилла Расих дигән зур язучы булып җитешә.
     Марат энекәш, синең дә язмаларың күп,  бар язганнарыңны барлап, китап чыгару өстендә эшләргә кирәк. Язучылар сафына басарсың бәлки берәр вакыт. Берлеккә керергә үзең чыгарганнары гына бармый, китап нәшрияте аркылы бастырырга кирәк. Ләкин, язучылар берлеге әгъзасы булмагач китабыңны бастырмаска да мөмкиннәр.
      - Марсель абый, сезнең бу сүзләрдән соң СССР вакытындагы  “Вокруг смеха” дигән тапшыруда бер язучының  чыгыш ясавы  искә төште. “Сез язучылар союзы членымы?”- дип сорыйлар сәхнәгә укыр өчен кәгазьләр күтәреп чыккан язучыдан. “Юк, аның өчен бит ике дәнәдән дә ким булмаган китап бастырып чыгарырга кирәк”- дип җавап бирә бу. “Ә нигә бастырып чыгармыйсыз?”- дигән сорауга: “Аның өчен бит язучылар союзы члены булырга кирәк”- дип җавап бирә. Бүгенге көннәрдә дә шулай булып чыга түгелме соң, димәк берни дә үзгәрмәгән.
    - Чыннан да шулайрак килеп чыга - ди Марсель абый, көлемсерәп, - ә син бирешмә, тәвәкәлрәк, әрсезрәк булырга кирәк. Язманы бит язу бер әйбер, ә аны халыкка җиткерү, анысы тагын да зур хезмәт.
     Марсель абыйга рәхәт ичмасам, Ходай бит аңарга мәһәббәт буй-сын, ораторларныкы сыман көр тавыш, Туфан абыйныкы сыман үзенә килешеп тора торган күзлек һәм Марсель өчен дә, Мирсәй өчен дә җимертеп эшли торган көч-куәт биргән. Ә минем бит аның белән чагыштырганда уртак сыйфатым бары тик күзлек кенә.  Димәк аның кебек уңышларга ирешер өчен, шул бердән-бер “уңай” сыйфатка өстәп, әле тагын ике кешелек әрсезлек тә кирәк була икән миңа. Марсель абый шәһәребездә күренекле шәхес, җитәкчеләр алдында да сүзен курыкмыйча әйтә, кирәк әйберне дә җиренә җиткереп таләп итә белә. Шәһәребезнең язучылары, шагыйрьләре иҗат иткән һәрбер язмаларга үзенең саллы фикере, тәнкыйть сүзләре бар аның. Тәнкыйть утыннан әлбәттә мин дә читтә калмыйм, кайбер алынма сүзләрнең хәзер татарчасы да булганын, аларны кулланмавым турында еш искә төшерә: “Бу теманы азрак ачкансың, бусын күбрәк язгансың»- дип үзенең фикерен белгертә. Ул турыда минем дә үз фикерем бар: “Соң, Марсель абый, ул сүзләрнең күбесен мин генә түгел, татар кешеләренең күпчелеге дә аңламый бит хәзер. Мин әлбәттә гел дөрес сүзләр һәм җөмләләр  белән дә язарга булдыра алыр идем, тик минем стилем шундый,  гадирәк телдә. Карап торуга бик үк җитди булмаган әйберләргә тагып, кирәкле темаларны кертеп җибәрәм. Бу наданлык түгел, ә минем язу рәвеше,"- дип аңлатырга тырышам. “Син бик хәйләкәр шул, кирәк чагында сүзен табасың. Мин синең язу стилеңне дә бик аңлап бетермим әле нишләптер. Күрәсең хәзерге заман стиледер бу, чөнки үзеңнең язмаларыңда кешене җәлеп итеп, аларның эчке дөньяларына үтеп керә аласың, аларны да уйланырга мәҗбүр итәсең. Шулай да сүзләрне дөрес итеп язарга кирәк!”- дип, карышырга урын калдырмыйча үз фикерен ныклап әйтеп куя.
     - Марсель абый, Сез: “Тормыш ул көрәш” – дип еш әйтәсез. Сезнең үзегезгә еш көрәшергә туры килдеме? Гомерегезнең күп өлешен чит төбәкләрдә, урыс мөхитендә яшәп уздыргансыз, урыс мәктәбендә укып белем алгансыз. Азнакай районының Түбән Сукаеш авылында үскән малайны нинди язмыш җилләре  чит җирләргә алып китә алган?
      - Минем генә түгел, гомумән татар халкының язмышы бик тә катлаулы  һәм аның күпчелек өлеше гел көрәштән торган. Минем бабай да 1912-нче елда гаиләсе белән Себер якларына чыгып киткән. Аларга Мариинск тайгасы уртасында бер җир биргәннәр.  Шунда бик авыр шартларда землянкалар төзеп тормыш башлаганнар. Тора-бара монда Упоровка дигән авыл барлыкка килгән. Минем әти шуннан Беренче Бөтендөнья сугышына китә, аннан кайткач, революциядан соң Томскида СовПартШколаны бетерә. Аннан аны  Казанга, татар-башкорт хәрби мәктәбенә политрук итеп җибәрәләр. Фрунзе гаскәрләрне кыскарткач, әтине башта Тәтеш районына, аннан соң Чүпрәле районына җибәрәләр. Ул вакытта укырга мөмкинлеге булмаган балаларны авыллардан җыеп, Мунчалидә школа колхозной молодежи (ШКМ) оештыралар . Шул балалар арасында булачак язучылар Шәрәф Мөдәрис белән Зәки Нури да була. Минем әти аларга белем һәм киләчәктә иҗат итәргә ниндидер күңел чаткысы да биргән. 
     Шул Чүпрәледә эшләгәндә белемле, дөнья күргән кешеләр сөйләшеп утырырга, фикер алышырга дип бергә җыелырга яраталар. Шунда әтинең: “немецлар әйбәт яшиләр”- дигән сүзләрен кемдер органнарга җиткерә һәм аны Казанның Пләтән төрмәсенә илтеп тыгалар. Бу 1938 нче елда була, Галимҗан Ибраһимовлар белән бер вакытта булалар ул төрмәдә.  Аның белән бергә алып киткән, духовная семинария бетергән чуаш милләтеннән булган попны аталар, әти ничектер котылып кала. Ул туган якларына кайтып, мәктәп директоры булып эшли башлый. 1942 елда фронтка китә. Сугыштан исән кайтып, Зур Сукаешта мәктәп директоры булып эшләгәндә икенче тапкыр кулга алалар. Бу вакытта әни ындыр мөдире, минем белән авырлы була. Әти аның өчен дә эшли. Ютазы элеваторына тапшырганда артып калган дүрт олау ашлыкны ачлыктан җафаланган дүрт авыл халкына тараталар. Икенче көнне үк аны алып китеп, үлем җәзасына  хөкем итәләр. Соңыннан хөкем карарын 25 елга калдыралар. Халык дошманы гаиләсеннән булгач, Тымытыкта укытучы булып эшләгән Роза апа Баулы районы Кызылъяр авылына күчеп китәргә мәҗбүр була. Дүрт баласы белән әнине дә шунда үзе белән алып китә. Роза апа Кызылъяр мәктәбендә укыта, булачак шагыйрь Фәнис Яруллинның класс җитәкчесе була. Мин җиде яшькә  кадәр, әтине төрмәдән кайтканчы күрмичә үстем.
    -“Без төшеп калган малай түгел”- дип шаяртып әйтергә яратсагыз да, Сезнең дә төшеп калган вакытларыгыз булган бит, Марсель абый.
      - Ә, теге ат чанасыннан төшеп калган вакытны әйтәсеңдер әле син. Ул бит миңа берничә ай булган вакытта була. Әни белән Зәки абый кышкы буранлы көндә ат җигеп үлем җәзасына хөкем ителгән әтине күрергә дип Бөгелмәгә баралар. Күкрәк баласы булгач мине дә өйдә калдыра алмыйлар, толыпка төреп үзләре белән алалар. Кышкы күренер-күренмәс юлда адашмас өчен әни белән абый алга текәлеп карап барып, минем чанадан төшеп калганны сизми дә калалар. Өч чакырым узгач кына, чанада минем юклыкны күреп кире борылырга мәҗбүр булалар. Ничек төшеп калсам шулай тыныч кына яткан баланы табып алып, Бөгелмәгә юлны дәвам итәләр.
      - Чынлап та, Марсель абый, татарларның тормышы, бигрәк тә чит төбәкләрдә гел көрәштән тора бит. Без бәлки туган җиребездә яшәп, күп әйберләрне бик аңлап та бетермибездер. Бәлки милләт буенча булган хокуклардан дөрес файдаланмыйбыз һәм турысын гына әйткәндә татар булуыбыз белән горурлану җитмидер. Әле җитмәсә киресенчә кайберәүләр милләте өчен кимсенү хисләре дә кичерә сыман. Менә Сез кайда гына яшәсәгез дә татар булу өчен, милләтебезне ниндидер бер югары дәрәҗәгә күтәрү өчен тырышкансыз, дөресрәге көрәшкәнсез. Бәлки Сезнең тарихчы булып китүгезгә дә шул чит төбәкләрдә яшәү, татарларны ничек тә башкаларга да танытырга тырышу теләге сәбәпче булгандыр, шуларның нәтиҗәседер.
   - Әйе, шулайрак килеп чыга. Татарлар бит алар кайларда гына яшәсәләр дә югалып калмаганнар. Алар гыйлемле булганнар, килгән авырлыклардан да, бернинди эштән дә курыкмаганнар. Мин яшәгән Томск та заманында яртылаш татар шәһәре булган бит. Аны урыслар яулап алырга ниятләгәч, князь Тоян урыс патшасыннан “Грамота” сорарга мәҗбүр була. Шулай итеп барлыкка килгән шәһәр бит инде ул. Мин яшәгән чорда да шактый гына көрәшергә туры килде. Әле анда яһүдләр да бик күп, менә алар белән җиңешүе тагын да авыррак. Тик мин тарихи яктан нигезләнгән хезмәтләрем, чыгарган китапларым белән үземнең хаклы икәнлегемне исбатладым.
     Егерме ике ел Томскида яшәгәннән соң, 1987нче елда Башкортстанның Октябрьский шәһәренә Баш архитектор булып кайттым. Анда да утыз ел яшәү дәверендә өч мәртәбә Бөтентатар Милли Мәҗлесе депутаты булып сайландым, Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, якташыбыз Фәндәс абый Сафиуллиннар белән бергәләп, алар белән аралашып, милләт өчен көрәшеп яшәдем. Шул вакытларда ук минем инде унлап китабым чыккан иде.
   - Сүз башы авыллар тархы турында чыккан китаплар хакында иде бит, Марсель абый. Үзегезнең туган ягыгызга, Азнакай якларына кайтып төпләнүегез, районыбыз авылларының тарихын өйрәнеп, алар турында китаплар чыгару кайчан башланды?
    - Минем публицистик әсәрләр 1970нче еллардан бирле Томск, Кемерово, Новосибирск, Омск өлкә мәтбугатында даими басылып килде. Октябрьск шәһәренең, Туймазының район газеталары, “Татарстан яшьләре” газетасында чыккан язмалар да укучыларга таныш. Башкортстанда яшәгәндә Ык елгасы бассейнына кергән авыллар турында “Тымызык кына Ык ага”, “Тарханлылыр”, “Яңа Маты – әрнеш җире” һәм тагын берничә китап туплап чыгардык.   Татарстанда чыгарган беренче китап туган авылым Сукаеш турында булды. Аны чыгарырга  материаллар әзерләү, аларны туплап  бастырыр өчен ун ел вакыт узды. Туган авылым турында барысы өч җыентык дөнья күрде.  Яңадан соң Азнакай турында өч китап,  “Кәкре Елга: тарих һәм шәхесләр” басмасы, “Әсәй, Митрәй мирасы” дигән китаплар фикердәшләрем Ниһат Мозаффаров, Илдус Гыйләҗев белән чыгардык.  Шулай ук районыбызның Бүләк, Урманай, Мәндәй, Таллы Бүләк авыллары турында китаплар дөнья күрде. Һәрберсен туплаганда ниндидер ачышлар ясадык. 
     Иң кадерле китапларның берсе  “Хәтер түрендәге авыллар” дип атала.  Районыбызда төрле елларда юкка чыккан 36 авыл  турындагы истәлекләр анда. Бу китап әлегә республикада берәү генә. Моны чыгаруда Нәҗибә апа Ихсанова белән Әзһәр абый Шакировларның Ташлыярларын сагынулары этәргеч булды. Анда бик күп танылган шәхесләрнең, шул исәптән Нәҗибә апа белән Әзһәр абыйның да истәлекләре бар. Бу китапны елый-елый укыйлар, күз алдыгызга китерегез әле, сезнең гөрләп торган авылыгыз хәзер инде юк, бердәнбер җыелу урыны булып зиратлар гына калган. Шулай ук Әфган һәм Төньяк Кавказ сугышларын кичкән һәм шунда һәлак булган Азнакай егетләренең батырлыгын сүрәтләүче “Хәрби антка тугрылык” китабы дөнья күрде.
      Азнакай турында дүрт телдә аңлатма белән: татарча, русча, төрекчә, инглизчә 590 битлек китап чыгаргач, администрация башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин: “Сезнең бер җыелган коллективны эшсез тотып булмый бит инде”- дип, тагын бер китап чыгарырга тәкъдим итте.  Азнакайның өч мең биш йөз күренекле кешесе кергән, орден-медальлар белән бүләкләнгән, атказанган шәхесләр турында яңа китап эшләнде. Үзем өч дистә еллап китаплар өстендә эшләгәндә,  йөздән артык авыл тарихын өйрәндем. Азнакай районы авыллары турында китаплар чыгарганда безнең коллектив аша 180 кеше  иҗатта кайнап үтте.
     Гомумән алганда Мирсәй Гариф утыз ел иҗат итү дәверендә өч дистәдән артык китап чыгарган. Алар архитиктура һәм башка өлкәләр буенча фәнни хезмәтләрдән башлап, тарихи эзләнүләр буенча тупланып язылган әсәрләр. Аның хезмәтләрен мәктәп укучылары, югары уку йорлары студентлары рефератлар, диплом эшләре әзерләгәндә кулланалар,  кайбер  әсәрләре чит телләргә дә тәрҗемә ителгән. Бу өлкәдәге зур хезмәтен бәяләп, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин бер язмасында аның турында тиккә генә “Мирсәй Гариф феномены” дип атамаган.
     - Марсель абый, беркемгә дә сер түгел, хәзер кешеләр интернет челтәрләренә, мәгълүмәтләр белән телефон аша гына танышуга күчеп бетте. Газета журналларны, китапларны киләчәктә укучылар булырмы, гомумән аларның киләчәге бармы?
      - Тарихка күз салсаң, беренче китаплар биш йөз ел элек басылганнар, алар бүгенге көндә дә бар һәм киләчәктә дә булыр. Аларны бернәрсә дә алыштыра алмый. Чөнки китап ул мәгълүмат тупланмасы гына түгел, ә сәнгать әсәре дә, аның төзелеше дә, бизәлеше дә, хәттә буяу исләре дә икенче. Әлбәттә радио-телевидениесы да, интернеты да, башкасы да булыр, тик китап үз урынында калачак һәм туып торачак. Кешелекнең дөньяда иң югары дәрәҗәдәге казанышы – китап!
      Мин Марсель абыйның язган китапларын, гыйлми хезмәтләрен, алган исемнәрен карыйм да, ә ни өчен аның исеме безнең аңнарыбызда, хәтеребездә башка язучылар рәтеннән ныклап урнашмаган дип уйлыйм. Аның сәбәбе бәлки безнең якташыбызның күп вакытын чит төбәкләрдә уздырырга мәҗбүр булуындадыр. Ә бәлки аның язмаларының һәм тарихи эшчәнлеге нәтиҗәсенең максаты көнендә үк популяр булу түгел, ә берничә дистә елларга, берничә буыннарга җитәрлек итеп язылуындадыр. Безнең бүген язган әйберне иртәгә үк бар кешегә укытасы килү теләгеннән аермалы буларак, аның берничә еллар буена тупланып дөнья күргән хезмәтләренең гомерләре дә күпкә озынрактыр. Марсель абыйның холкы да нәкъ менә шундый: сабыр, төпле, зирәк фикерле. Ул һәр әйберне җентекләп өйрәнеп, аның төбенә төшеп, кирәкле мәгълүмәтне туплагач кына, аларны халыкка чыгара. Моның өчен әлбәттә күп вакыт кирәк, шуңа да кайбер китапларны чыгару дистәләгән елларга сузыла да. 
     - Бу китапларда күпләрнең хезмәте кергән, без күмәкләшеп иҗатта кайныйбыз.  Әлбәттә җитәкче сәләтеннән, гыйлемлегеннән дә сыйфат чыга. Китаплар иҗат итү минем яратып эшләгән шөгылем, алар бездән соң кешеләргә кирәкле булып укылсалар, саклансалар гомерләребез заяга узмаган икән дип шатланырбыз. Томск шәһәрендә яшәүче ике кызым, оныкларым да минем иҗатым, нәселебезнең тамырлары белән бик кызыксыналар. Бер оныгым безнең нәселнең шәҗәрәсен төзеп безгә бик матур бүләк ясады. Башка балаларым да минем белән аралашып, үзләренең фикерләрен җиткереп, иҗади эшемдә ярдәм итеп торалар.   Димәк минем ышанычлы дәвамчыларым бар, тормыш дәвам итә. Син, Марат энекәш, миннән барысын да бик җентекләп сораштырасың, берәр вакыт язып чыгарга ниятлисең ахыры. Тик әгәр дә яза калсаң анда мине герой итеп күрсәтә күрмә тагын,
     Сөйләп тә куясың инде, Марсель абый, герой булырга син бит Моргенштерн түгел. Әле ТикТокер, хәтта блогер да түгел. Син бит тарихчы, кешеләргә хакыйкатьне ничек бар шулай җиткерүче. Тиккә генә, илдә яңа строй килү белән, тарихны яңадан үзгәртеп яза башламыйлар. Власть башында торучылар үзләрен тарихның кабатланмас шәхесләре итеп тоеп, аңа төрле үзгәрешләр кертәләр, моңа кадәр тарихта булган күренекле шәхесләр турындагы мәгълүмәтләрне төссезләндерергә тырышалар. Сез герой түгел, Марсель абый, ә татарларның тарихын ничек бар шулай итеп үз халкына җиткерүче каһарман. Ә халкыбыз каһарманнарының язмышын үзегез беләсез, аларның бөеклеген вакыт билгели. Ә вакыт ул бернинди сәясәткә дә буйсынмый, үз агымы белән бара һәм үзенең бәясен куя. 
Марат ИСХАКОВ
Азнакай, 2021 ел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International