Янгын детекторы - гомерне саклап калу мөмкинлеге!

2022 елның 4 феврале, җомга

Янгын детекторы - гомерне саклап калу мөмкинлеге!

Статистика буенча, янгыннарда үлемнең төп сәбәбе - утны ваемсыз куллану, электр җиһазлары, мичләр, җылылык чыгару һәм көнкүреш газ приборлары кагыйдәләрен бозу.

Күпчелек янгыннар төнлә кеше йоклаганда була, үлем тотен белән агулану нәтиҗәсендә була, ул уттан күпкә куркынычрак, чөнки тончыгу минут эчендә була һәм күпләр хәтта уянырга да житешми.

Автоном янгын мондый очракларда үзегезне һәм гаиләгезне сакларга булышачак.

Автоном янгын детекторы - махсус җайланма, ул яну продуктларының концентрациясенә реакция бирә, бу очракта автоном энергия чыганагы һәм утны ачыклау һәм аңа турыдан- туры хәбәр итү өчен кирәк булган барлык компонентлар структур рәвештә берләштерелгән.

Бүгенге көнгә автоном янгын детекторы (кыскартылган AПИ) янгыннан үлүдән саклап калуның иң эффектив чараларының берсе. AПИ-лар янгыннан саклану чаралары арасында аерылып торалар, чөнки алар ут кабынып киткән чакта төтен чыгу белэн реакциягә керә һәм тавышлы сигнал белән кешеләрне вакытында янгын куркынычы турында кисәтә алалар. Детектор тавышының көчлелеге һәм ешлыгы бик кочле, ул хәтта ныклап йокыга киткән кешене дә уята ала.

AПИ  түшәмгә куела һәм махсус янгын сигнализациясе куюны һәм өстәмә җиһаз куллануны таләп итми. Батарейканы елына ким дигәндә бер тапкыр алыштырырга кирәк.

Янгын детекторын эшләү кагыйдәләре бик гади, һәм аларның бәясе хәтта иң кечкенә.

24 янгын сүндерү-коткару бүлеге хәбәр итә - мондый җайланманы өегезгә урнаштырып, сез үзегезнең мөлкәтегезне генә түгел, ә якын кешеләрнең тормышын да саклап калуыгызга ышана аласыз!

 

24 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International