Газификацияләүгә гражданнар гаризаларын җыю буенча

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Азнакай муниципаль районының газификацияләнгән торак пунктларында Россия Федерациясе Президентының йортларны газлаштыруга (Гражданнар акчасын җәлеп итмичә) Юлламасын тормышка ашыру буенча йөкләмәләрне үтәү йөзеннән, йортларны газлаштыруга гражданнардан гаризалар җыю эше оештырылды. Гаризаларны Азнакай РЭГСы (газ хезмәте ) түбәндәге адрес буенча кабул итә: Азнакай ш., Гагарин ур., 10, тел. 9-53-34; Актүбә газ хезмәте. Актүбә, Сәйдәшев ур., 1а, тел. 3-04-04 к
Гаризалар бары тик төзелеп беткән һәм теркәлгән йортларга гына кабул ителә.
Гаризага кушып куярга кирәк:
- җир кишәрлегенә хокук билгели торган документлар,
- йортка хокук билгели торган документлар,
- паспорт мәгълүматлары
- элемтә өчен мәгълүмат.
Гаризаны шулай ук Бердәм газификация операторы сайтында да бирергә мөмкин https://connectgas.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International