Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Кыр батырларына да, көрәш батырына да – автомобиль!
2013 елның 11 июне, сишәмбе
Быелгы Сабан туен азнакайлылар матур хезмәт уңышлары, күтәренке кәеф белән каршы алды.
Язгы чәчүне яхшы сыйфат белән кыска вакытта тәмамлап, район республикада беренче бишлеккә керде. Чәчүлек җирләре мәйданы буенча исә ул беренче урында тора.
Районда бүгенге көндә 4 инвестор, 6 мөстәкыйль хуҗалык, 20 гаилә фермасы һәм бик күп крестьян-фермер хуҗалыклары бар. Терлекчелек буенча да, көненә 106 тонна сөт җитештереп, Азнакай районы республикада беренче унлыкта бара.
Сабантуй мәйданына да беренчеләрдән булып сабан батырлары, алдынгы авыл хезмәтчәннәре керде.
Аларны данлыклы нефтьчеләребез колоннасы алыштырды. Быел Татарстан нефтенең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Районыбыз үсешен алардан башка күз алдына да китереп булмый.
Хезмәттә дә, сәнгатьтә дә сынатмый халкыбыз. Чит ил сәхнәләрендә танылу тапкан балалар иҗат коллективларын да зур алкышлар белән сәламләде мәйдан.
Бизәлгән тарантаслы пар атта быел йөзенче пар булып теркәлгән Алина һәм Данил Нигъмәтовлар үтте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларны яңа гаилә тормышы башлану белән котлап, бүләк тапшырды.
Менә Татарстан гимны астында Сабантуй әләме күтәрелә. Күңелләрне якты кояш, җылы җил иркәли. Көне дә мәрхәмәтле булды халыкка.
Марсель Зөфәр улы Сабантуйны ачып, ирешелгән уңышлар хакында сөйләде, барлык башлангычларда ярдәмнәре өчен республикабыз Президентына, хөкүмәтенә, “Татнефть” ААҖ һәм “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
- Азнакайда тырыш, уңган, булган халык яши. Аның якты киләчәге бар. Сабан туе игелекле гамәлләргә рухландырсын, күңелле мизгелләр бүләк итсен! – дип изге теләкләрен юллады.
Азнакайлыларны ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов сәламләде. Ул авыл хуҗалыгында хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан эш алып барылуын билгеләп үтте. Универсиадага әзерлектә ярдәмнәре өчен азнакайлыларга рәхмәтен җиткерде.
- Азнакай җырларда җырлана, бүгенгесе матур, алга таба да шулай тырышып эшләргә язсын, - диде һәм Марсель Зөфәр улына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Милли бәйрәмебезгә ерак араларны якын итеп Төркиянең Тарсус шәһәреннән һәм Белоруссия Республикасының Гродненский өлкәсе Ивье районынан да кунаклар килгән. Тарсуслылар белән дуслык уналтынчы елын дәвам итсә, беларуслар белән хезмәттәшлеккә әле икенче генә ел. Әмма шушы кыска вакыт эчендә дә ике район арасында икътисади һәм сәнгать өлкәсендә ныклы элемтә салынган. Ивье районы халык депутатлары Советы рәисе Феликс Воронюк 15 июньдә үзләрендә шәһәр көне уздырылачагын һәм анда Сабантуй элементларын да кертәчәкләрен әйтте, азнакайлыларны кунакка дәште.
Ул шулай ук районыбыз җирләренең төзек-тәртиптә булуына, чисталыгына соклануын белдерде. Сабантуйда уңганнарның
уңганнары бүләкләнде, ярышларга йомгак ясалды. Иң алдынгы хуҗалык җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын, механизаторларны, терлекчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары Р.Зарипов, Азнакай муниципаль районы башлыгы М.Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе М.Усманов тәбрикләде.
«Иң яхшы авыл җирлеге» бәйгесендә беренче урынны яулаган Кәкре-Елга авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов, мөстәкыйль хуҗалыклар арасында биш айлык нәтиҗәләр буенча беренчелекне алган Фәнүс Кәримов, инвесторлар арасында – «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз М өслимов, намуслы тырыш хезмәте өчен озак еллар «Марс» хуҗалыгын җитәкләгән Хәбиб Баяновка «ВАЗ» автомобильләре ачкычлары тапшырылды.
- Хезмәтебезне шулай югары бәяләүләренә шатмын. Бу безне яңа җиңүләргә рухландыра, – ди Ф.Кәримов.
Елдан-ел милли бәйрәмебез яңа төсмерләр белән байый, күңеллерәк, эчтәлеклерәк була бара.
Мәйдан уртасында кем спортта, кем уенда, кем җыр-биюдә көч сынашты.
Актүбәдән Айнур Гатауллин, 14 яшь кенә булса да, герне күккә мамыктай гына чөя.
- 81 тапкыр күтәргәнем дә булды. Спорт белән күптәннән шөгыльләнәм, - ди ул. Быел да әлеге ярышта дөнья чемпионы Җәмил Шакировка тиңнәр табылмады.
Кул көрәшендә Таллы Бүләктән Заһир Асибаков җиңде.
Балаларга да, өлкәннәргә дә уеннар җитәрлек иде.
-Халыкка шартлар әйбәт: алан чиста, җәүлеләр өчен сукмаклар салынган, бәдрәфләр урнаштырылган, балалар өчен аттракционнар эшли.
Өлкән яшьтәге Зәйтүнә һәм Фәндәс Имаметдиновлар әнә шулай ихластан бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Сәүдә предприятиеләре өчен һәр бәйрәм – тынгысыз эш көне.
– Барлык төр продукцияне алып чыктык, сатып кына өлгер! Шашлыгын да, камыр ашларын да, суларны да чират торып алып бетерделәр, – ди район кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Айсылу Шәрипова.
Танылган эстрада артистлары һәм районыбыз сәхнә йолдызлары Сабантуйга чын бәйрәм рухы өстәде.
Ат чабышларыннан башка Сабантуйның яме булмас иде. Быел трибуналар да яңартылган. Тамашачы чабышкылардан күзен алмый, көч-куәт бирә, халык гөж килә. Беренчелекне юртаклар арасында – Актүбә ат-спорт мәктәбеннән Барс (ќайдак – Андрей Ярчевский), чиста токымлы чабышкылардан – Таллы Бүләк АХҖК нан Апуш (җайдак – Владимир Симонов) ярым токымлы чабышкылардан – Марсель Хөсәиновның Пальмира (җайдак – Руслан Вазиев), җирле чабышкылардан Вахитов авыл җирлегеннән Майда (җайдак – Тимур Әхмәтов) алды.
Ә бәйрәмнең йөзек кашы – милли көрәштә быел абсолют батыр булып «Татнефть-АзнакайРемСервис» ҖЧҖ нән Илгиз Әзһәмов калды һәм җиңел машина, һәм әлбәттә инде тәкә белән бүләкләнде.
Резеда Шәрипова
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз