Аның чираттагысы 3 нче мәктәптә район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Александр Лаврентьев һәм “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина катнашында үтте. “Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим, син дә үтә” исем астында узган чара шулай ук Яшь юл инспекторлары отряды оешу көненә дә багышланган иде.
Очрашу балалар катнашында флешмоб белән башланып китте. “Зебра” отряды әгъзаларының Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чыгышлары да бик кызыклы һәм үтемле булды. Шунда ук викторина уены да уздырылды.