Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен Халыкара көлү көне

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Халыкара көлү көнендә Азнакай муниципаль районының Мәдәни үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен әлеге бәйрәмгә багышланган күңел ачу чарасы узды. Кунакларны әкият геройлары котлады, алар күп кенә күңелле конкурслар үткәрделәр. Балалар вокаль, хореографик, инструменталь концерт номерларын башкардылар. Уеннар, спорт ярышлары, биюләр күңел ачу, дәртле көлү һәм бәйрәм кәефе атмосферасы тудырды.

Бәйрәм азагында балалар әти-әниләре белән мультипликацион фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International