"Язгы буяулар" иҗат сәгате

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Безнең җиребез елның һәр фасылында  матур, ә һәр фасыл үзенчә матур.

Әмма табигатьтә кышкы йокыдан уянган һәм бар нәрсә дә җылылык, кояш көтү белән яши торган вакыт бар.  Яз - бу сүздә нәрсәдер шатлыклы, тынгысызлы яңгырый. Чыннан да, яз һәркемгә тормыш, иҗат, эшчәнлек шатлыгы алып килә.

15 апрель көнне Азнакай муниципаль районының Мәдәни үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән «Язгы буяулар» дип исемләнгән иҗат сәгате узды. Чара катнашучыларның язгы табигатьне күзәтү аша эстетик кабул итүен үстерү, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Балалар кофе орлыгы, шпагат, мешковина кулланып корабликлар ясадылар. Ярыш формасында катнашучылар төрле яклап иҗади сәләтләрен үстерделәр һәм күрсәттеләр. Эшләнмәләр үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International