Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар!

Сезне зарыгып көтеп алган мөкатдәс Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм! Бу зур бәйрәмне һәрберебез күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршылыйбыз. Рамазан аенда без уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Мәхәббәт һәм киң күңеллелек чагы­лышы булган әлеге омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк.

Изге Ураза бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, тормышыгызга – ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар, бәрәкәт китерсен. Сезгә чын күңелдән рухи бердәмлек, матур тормыш һәм игелекле эшләрегездә зур уңышлар телим!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International