Түбән Якыйда фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2013 елның 21 июне, җомга
19 июньдә Түбән Якый авылында модульле яңа фельдшеракушерлык пункты ачылды.
Авыл халкын әлеге куанычлы вакыйга белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде. Ул мондый медицина программасының бары безнең республикада гына тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Шушындый заманча һәм кулай бина ясаган «Азнакай «Нефтемаш» заводы» ААҖ, ФАПны төсле калай белән коймалаган «Татнефть-АзнакайРемСервис» ҖЧҖ коллективларына һәм кече авыллар турында кайгыртып-янып йөргән Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Ильмира Әхтәмовага рәхмәтен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
-Узган ел республикада модульле 74 ФАП сафка бастырылды, быел программа нигезендә 72 ФАП төзелергә тиеш. Шуларның икесе – безнең районда. Менә бүген Түбән Якый авылына зур бүләк ясалды, чиратта – Чубар Абдул.
Болар өстенә 10 фельдшер-акушерлык пункты ремонтлана. Республика бюджетыннан тыш район бюджетыннан да әлеге максатларга 500 мең сум акча бирелде, – диде Азнакай район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин.
Түбән Якый авылында өч йөзгә якын кеше гомер кичерә, күбесе – өлкәннәр.
–Авыл бетә дигәннәр иде, мондый игътибар булгач, яши әле! – дип куанычларын һәм район башлыгына рәхмәтләрен белдерделәр.
Әмма аларны ике авылга бер фельдшер булуы борчый. Илфат Нургали улы бөтен республикада медицина хезмәткәрләренә кытлык икәнлеген, яшь белгечләрнең авылга кайтырга теләмәүләрен аңлатты.
–Бүгенге көндә 17 авылда медицина хезмәткәре җитми. Узган ел ашыгыч ярдәм станциясендә әлеге авыллардан кешеләрне беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәттек, аларга махсус сумкалар, кәрәзле телефоннар бирдек.
Кадрлар өстендә эшлибез. Түбән Якыйга килгәндә, бер хезмәткәребез декрет ялына китте, шуңа күрә әлегә кыенгарак туры килә, әмма халыкны кабул итү сәгатьләрен җайлаячакбыз, – дип ышандырды.
Фельдшер Зөлфия Исхакова авырлыклардан зарланмый, ул шушы авылда туып-үскән, гаилә корган. Ике дистә елдан артык эшләү дәверендә биредә кемнең нәрсә белән авырганын яхшы белә.
–Яңа пунктны нәкъ әби-бабамнар нигезенә салдылар, ул хәзер миңа икеләтә якын, – ди Зөлфия. Биредәге уңайлы шартлар да куандыра аны.
Авылда бик хөрмәт итәләр, яраталар үзен. Түбән Якый старостасы Мөсәвир Кәримов: –Ачык йөзле, сүзе дә шифа. Көн дими, төн дими, ике авылга да чыгып йөгерә, кеше хәленә керә белә, – дип мактады.
Халык та яңа бина эчен күреп сөенде. ФАП ачу тантанасы тальянчылар ансамбленең, район сәхнә йолдызларының җыр-моңнары белән үрелеп баргач, онытылмас бәйрәмгә әверелде.
Резеда Шәрипова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International