Эшли бел!

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

28 июньдә 24 янгын сүндерү-коткару частенең инженер-инспекторлык составы янгыннарны кисәтү бүлеге башлыгы урынбасары, янгыннарны профилактикалау бүлеге башлыгы Ильмир Индусович Нуриев җитәкчелегендә алар хезмәт күрсәтә торган «Азнакайнефть» НГДУ ЦКППН 15 объектында, компрессор станцияләрендә булдылар.

«Азнакайнефть» идарәсенең ЦКПНН газ участогының КС-15 өлкән мастеры Р.Р. Мотыйгуллин ПСЧ хезмәткәрләрен объект белән таныштырды, шундый катлаулы, шартлау куркынычы булган производствода эш үзенчәлекләре турында сөйләде. Чөнки объектта янгын чыгуга юл куймас өчен һәр инженер һәм янгыннарны профилактикалау бүлегенең инспекторы объектның ничек эшләвен һәм җитештерү технологиясен белергә тиеш.

Янгынга каршы хезмәтнең төп бурычлары булып тора:

- саклана торган объектларда янгыннарны кисәтү һәм сүндерү, янгын чыгу ихтималын киметүгә юнәлдерелгән янгын куркынычсызлыгы чараларын эшләү һәм тормышка ашыру;

- янгын куркынычсызлыгы таләпләренең, гамәлдәге норматив һәм хокукый актларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне, шулай ук дәүләт янгын күзәтчелеге органнары һәм идарә органнары күрсәтмәләренең һәм хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы буенча административ-җитештерү контроленең тиешле дәрәҗәләренең вакытында һәм төгәл үтәлешен ведомство контролен гамәлгә ашыру. Куелган бурычларны үтәү буенча хезмәтнең функцияләре: - янгыннарны кисәтү һәм сүндерү, алар белән бәйле беренче чиратта авария - коткару эшләрен үткәрү; - объектларның һәм технологик процессларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшләрне оештыру һәм башкару; - янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге хезмәтләр, идарә участокларының эшчәнлеген контрольдә тоту; - исәп - хисап ясау; - хезмәт законнарын һәм эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итү.

 

Пресс-служба 24 пожарно-спасательной части



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International