Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе булачак. Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль берәмлекләрендә кабул итү җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташтыру мөмкинлеге булачак.

Шәхси кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International