Азнакай районында балалар өчен аквадискотека уздырдылар

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Җәй  каникуллары балаларның иң кызык чагы. 
20 июльдә Азнакай муниципаль районының ачык йөзү бассейнында «Аквадискотека» күңел ачу чарасы үткәрелде. Биюләр, дәртле музыка, көлү һәм шатлык-болар барысы да программада иде.
Бәйрәм программасында шулай ук кызыклы хәрәкәтчән уеннар, спорт бәйгеләре, һәм әлбәттә болар барысы да динамик музыка һәм кызыклы бию хәрәкәтләре белән үрелеп барды. Аквадискотеканың яшь кунаклары бик теләп заманча хитлар астында биеделәр һәм барлык конкурсларда катнаштылар. Бу җәйге көннәр балаларга озакка истә калыр дип ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International