Кәҗәләргә закон бармы?

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, йорт хайваннары, шул исәптән, кәҗәләр,  шәһәр эчендә йөрергә тиеш түгел. Аларны җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый акты белән билгеләнгән көтү урыннарына чыгару рөхсәт ителә. Әгәр алар караучысыз калып, урамда йөриләр икән, аларның яшел үсентеләргә китергән зыянын хуҗалары закон нигезендә тулысынча капларга тиеш. Урамда йөргән мал-туар махсус урынга илтеп ябыла һәм хуҗаларына карата административ җаваплылык турында беркетмә төзелә.

 Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә административ комиссиянең чираттагы утырышы узып, анда шәһәр урамнарына рейдларның дәвам ителәчәге, хуҗасыз йөргән мал-туарга тап булганда, аларның махсус урынга ябылачагы, ә инде хуҗаларына закон нигезендә штрафлар салыначагы турында сүз барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International