Метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү.

 

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү

 

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 10 августта кондез урыны белән яшен, яшен вакытында тонъяк конбатыш жил 15-20 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан  чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда булсагыз, җирасты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъезд ларында яшеренергә киңәшитәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан,  юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелгән, сынган ботаклар зур куркыныч тудыру усәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җилвакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килүүлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны өске катларның ватык тәрәзәләреннән  төшкән пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрендә нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр  ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәрдәсез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз хәрәкәт итүдән туктасагыз һәм үз транспорт чарасыннан  якынча 30 метр ераклыкта яшен беткәнне көтегез. Автомобильгә баруны да дәвамитәргә кирәкми, чөнки электроника эшләве бозылыр гамөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләренябарга һәм яшен үткәннекөтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачыкурында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә, җиргә (комлы яки ташлыгрунтта) ятарга киңәшителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы мөһим, чөнки су - яхшыүткәргеч, ә яшенсугуысулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.

Мөмкин булганча, еракараларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренә чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International