9 августта Азнакай муниципаль районының мәдәни үзәге шәһәр ачык йөзү бассейнында «Аквадискотека»күңел ачу чарасы үткәрде.
Чара бик бай һәм кызыклы булды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачу һәм спорт-уен программасында катнаштылар. Бию, дәртле музыка-беркемне дә битараф калдырмады. Балалар зур кызыксыну белән спорт биремнәрен үтәделәр, җырлар җырладылар, кызыклы уеннарда һәм күңел ачуларда, бию флешмобында катнаштылар.
Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм бәйрәм атмосферасыннан уңай энергетика алдылар.