Азнакай районының алдынгы игенчеләренә сертификатлар тапшырылды

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Районда урып-җыю вакытында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру матур традициягә әверелде. Бүген «Азнакай» агрофирмасының Әсәй бүлекчәсендә ашлык ташуда эшләүче комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә һәм машина йөртүчеләргә беренче сертификатлар тапшырылды. Чарада Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе катнашты.
Мул уңыш үстерелде.Безнең төп бурыч-Республика көненә кадәр уңышны җыеп алырга. Комбайннарга зур йөкләнеш туры килә.Сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Район халкының тырышлыгы белән кыр эшләре уңышлы тәмамлансын, бәйрәмнәр дә лаеклы үтсен, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Коллектив өчен "Юлдаш"агитбригадасы чыгышы оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International