Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында белешмәлек

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә:

324-ФЗ номерлы Федераль законның 20 статьясы һәм 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 12 статьясы нигезендә түләүсез юридик ярдәмнең дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәмнең барлык төрләрен алу хокукына түбәндәге категория гражданнар ия::

аз керемлеләр;
I һәм II төркем инвалидлар;
Бөек Ватан сугышы ветераннары, РФ Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, РФ Хезмәт Геройлары;
инвалид балалар, ятимнәр, аларның законлы вәкилләре;
социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче гражданнар;
иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтүче балигъ булмаганнар, аларның законлы вәкилләре;
психик бозулардан интегүче кешеләр;
сәләтсез, аларның законлы вәкилләре;
гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар:
реабилитацияләнгән шәхесләр һәм сәяси репрессия корбаннары дип танылган шәхесләр
Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында белешмәлек күчереп алырга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International