7 сентябрьдә шәһәрдә «Яшьләр терроризмга каршы» велопробег узачак.
Анда теләге булган һәркем катнаша алачак.
Велосипед узышы түбәндәге маршрут буенча узачак: Ак мәчет – Ленин урамы – Нефтьчеләр урамы – Тарсус паркы – Гагарин урамы – Солтангалиев урамы (7 нче мәктәпкә кадәр) – Гаилә паркы.
Велосипед ярышлары 14.00 сәгатьтә башлана.
Җыю урыны - Ак мәчет.