"Сәламәтлек шатлык бирә, сәламәтлек иминлек бирә, сәламәтлек яхшы кәеф бирә!"- мондый искиткеч сүзләрдән әлеге акция башланды. Әлеге акциядә очраклы узып баручылар катнашты.
Чара "сорау-гамәл" форматында уздырылды. Азнакайлылар биремнәрне үтәделәр, ә аның урынына озын гомер, оптимизм һәм матурлык символы сары лимон алдылар.
Акция яшь буынны сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итүче агитация һәм профилактика эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.